Акция район башкарма комитеты бинасында уза.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәт районы башкарма комитеты бинасында уза торган «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнашты. Ул үзенең телеграм-каналында, киңәшмәләргә килгән барлык җитәкчеләр һәм белгечләр әлеге игелекле акциядә катнашсын өчен, чыршы ишек төбендә урнаштырылган, дип сөйләде.
"Мин дә катнашам, әлбәттә. Миңа дүрт шар-дүрт бала бирелде. Быел без Әлмәт районында яшәүче, әмма хәзерге вакытта теге яки бу сәбәпләр аркасында республиканың социаль приютларында булган балаларга тапшырырга булдык", - дип уртаклашты Нагуманов.
Ул бүләкләр сатып алына һәм яшьләр үзәгенә китерелә, аннан инде балаларга җибәрелә, дип хәбәр итте. Әлмәт волонтерлары да Яңа Ел бүләкләрен китерергә булыша.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте