Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт «Каракүз»гә әзерләнә

17 июльдән 26 июльгә кадәр Әлмәттә янә «Каракүз» этно-модерн фестивале узачак. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Татарстанда Җәй» республика проектының бер өлеше булачак.

Инде алтынчы ел рәттән «Татнефть» хәйрия фонды шәһәр халкына һәм кунакларына онытылмас хис-кичерешләр бүләк итә.

Фестиваль Әлмәтнең горурлыгына һәм бөтен ил кунакларын җәлеп итү ноктасына әверелде. Музыка, театр, гастрономия, заманча сәнгать, белем бирү проектлары һәм иҗади инициативалар янә меңләгән катнашучыларны һәм тамашачыларны берләштерәчәк.

Программада - этнофестиваль, гастрофестиваль, заманча хореография, урам театрлары, заманча театр, урам мәдәнияте, рәсем сәнгате, орган музыкасы, джаз, авторлык җырлары фестивальләре, шулай ук «Модалы Әлмәт», «Кладовка» экофестивале, «Смена» китап фестивале һәм башка кызыклы вакыйгалар.

Төп программа тәмамланганнан соң фестивальнең тормышы дәвам итәчәк: шәһәр халкын һәм кунакларын «Каракуз фильм» кинофестивале һәм анимация фестивале көтә.

Чаралар шәһәрнең төп мәйданчыкларында — «Каракуз» скверында, «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә, Шарлавыклы буаларда, шәһәр паркында, индустриаль скверда, “Креатив процесслар фабрикасы”нда һәм башка киңлекләрдә узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса