Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның янгын сүндерү һәм коткару отрядлары үзгәрде

Республикада заманча җиһазлар белән янгын сүндерү частьләре ачыла, ә ашыгыч чакырулар хезмәтендә хәзер диспетчерлар гына түгел, сурдотәрҗемәчеләр дә эшли. 

Бүген Татарстан территориясендә янгын сүндерү һәм авария-коткару формированиеләренең 997 бүлекчәсе эшли.

Алар, шул рәвешле, шәһәрләрдә янгын урынына ун минут эчендә, ә авылларга — егерме минут эчендә барып җитәргә мөмкин.

Өч ел эчендә, 2017 елдан башлап, Татарстан территориясендә 17 меңнән артык янгын булган, аларда 460 кеше һәлак булган, тагын 758 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу ел башыннан алып, Россия МЧСның ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгыннар саны кимегән.

МЧС мәгълүматларына караганда, янгыннарның иң еш сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. Еш кына янгын нәтиҗәләре кире кайтмаска әверелә, ә хәлне тикшергәндә, янгында зыян күрүчеләрнең яки шаһитларның янгын сүндерүчеләрне чакыру өчен нинди номерга шалтыратуларын белмәүләре ачыклана.

Ә бит республика территориясендә инде ун ел «ашыгыч чакырулар хезмәте — 112» эшли. Үзәк ачылганнан бирле линиягә 14 миллионнан артык шалтырату килгән. Бүген 112  хезмәте Татарстанның барлык ашыгыч хезмәтләре — янгын сагы, полиция, авария-газ хезмәте һәм медицина учреждениеләре белән диярлек хезмәттәшлек итә.

«Хәзер шалтыратуларны кабул итү ике үзәктә — Казанда һәм Чаллыда башкарыла. Шалтыратулар бушлай һәм барлык мобиль һәм чыбыклы элемтә операторларыннан кабул ителә», — дип сөйләде «112 ашыгыч чакырулар хезмәте» ТР ДБУ директоры Ольга Лозовая.

Диспетчерлар абонентлар белән рус телендә генә түгел, чит телләрдә дә сөйләшүләр алып бара. Еш кына алар шалтыратучылар белән сөйләшкәндә линиядә булган психологлар белән бергә эшлиләр.

Үзәкнең соңгы яңалыгы - саңгырауларга консультация бирүче сурдотәрҗемәчеләр пәйда булды, — ел башыннан үзәк шундый 287 гариза эшкәрткән инде.

"Хезмәт эшли башлаганнан бирле диярлек без ишетмәүчеләрдән чакырулар кабул итү идеясен күтәрдек. Әлеге проектны гамәлгә ашыру алдыннан без Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең республика бүлекчәсе белән очраштык", - дип уртаклашты Ольга Лозовая.

Мөрәҗәгать итүче кешедән хәбәр, кагыйдә буларак, мессенджер WhatsApp яки скайп аша килә. Аерма шунда ки, берәүләр хәбәрләр ярдәмендә аралашуны өстен күрә, икенчеләре видеоэлемтәгә өстенлек бирә.

Заявка алганнан соң 112-хезмәте диспетчерлары ашыгыч хезмәтләргә запрос тапшыралар. Үзәк хезмәткәрләре сүзләренә караганда, республикада яшәүчеләр ешрак ашыгыч медицина ярдәмен һәм авария хәлендәге хезмәтләрне, шул исәптән коткаручыларны чакыру өчен мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса