Әлмәтлеләр куркыныч балалар мәйданчыкларыннан һәм урам тренажерларыннан зарланды
Әлмәттә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә куркыныч балалар мәйданчыклары һәм урам тренажерлары турында зарланды — ТР Дәүләт торак инспекциясе шикаятьләргә җавап биреп, район башкарма комитетына хокук бозуларны бетерү таләбе белән хат юллады.
ТР Дәүләт торак инспекциясе әлмәтлеләрнең социаль челтәрләрдәге шикаятьләренә җавап бирде. Нефть башкаласында яшәүчеләр Маяковский урамындагы 3 нче йорт янындагы балалар өчен куркыныч уен җиһазлары һәм Ленин урамындагы 139б нчы йорт янындагы тренажер турында хәбәр иттеләр. Район башкарма комитетына хокук бозуларны бетерергә кирәклеге турында хат килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia