Әлмәттә биш фатир газсыз калды
Әлмәттә бер йортта газ бирүне туктаттылар.
Әлмәттә Олег Кошевой урамындагы 42 нче йортта газ чыккан. Куркынычсызлык өчен берьюлы биш фатирның газ стоякларын сүндерергә туры килгән. Җиһазларны монда декабрьдә тикшергәннәр.
Газ бирүне белгечләр ремонт үткәргәннән соң һәм һәр фатирда җиһазларны кабат тикшергәннән соң гына яңартачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia