Лауреатлар исемлеген ел саен яңарту планлаштырыла.
Татарстанда электрон мактау тактасы эшли башлады. Аның лауреатлары исемлегенә Әлмәтнең 690 кешесе керде.
Проект Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылды. Аның максаты-көндәлек хезмәте регион үсешенә ярдәм итә торган кешеләр турында сөйләү. Кандидатларны, һөнәри стажларын, эшлекле абруен һәм лидерлык сыйфатларын исәпкә алып, хезмәт коллективларында сайлап алганнар.
Хәзер платформада Татарстанның 5 меңгә якын предприятие һәм оешмасы тәкъдим иткән 15 меңнән артык хезмәткәр исеме урнаштырылган. Лауреатлар исемлеген ел саен яңарту планлаштырыла.