Әлмәттә яшәүче хатын-кыз күршеләренең тормышын куркыныч астына куйган
Ул су җылыткычтагы шлангларны үз белдеге белән алыштырырга карар кылган, дип хәбәр итә ТР торак инспекциясе матбугат хезмәте.
Әлмәттә яшәүче хатын-кыз күршеләренең тормышын куркыныч астына куйган
Ул су җылыткычтагы шлангларны үз белдеге белән алыштырырга карар кылган, дип хәбәр итә ТР торак инспекциясе матбугат хезмәте.
Хатын-кыз белгечне чакырмый, ә мөстәкыйль рәвештә агып торган су җылыткычында су һәм газ шлангларын алыштыра. Нәтиҗәдә газүткәргечне су баскан. Бу йортта яшәүчеләрнең барысына да куркыныч тудыра: бу газ чыгуга, януга яки хәтта шартлауга китерергә мөмкин иде.
Әлмәтлене административ җаваплылыкка тартканнар. Суд аны РФ Административ хокук бозулар кодексының 9.23 маддәсе буенча гаепле дип тапты (махсуслаштырылган оешманы җәлеп итмичә газ җиһазларын алыштыру) һәм 5 мең сум штраф салды. Моннан тыш, хуҗабикәгә аварияне бетерү өчен газ хезмәте чыгымнарын капларга туры киләчәк.
Мастерны чакыру арзанрак булыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia