Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Чернобыль батырларын хөрмәтләделәр

Шәһәр халкы дөньяны радиациядән коткару өчен сәламәтлекләрен корбан иткән якташларына ихтирам күрсәтергә җыелды.

Әлмәттә Чернобыль батырларын хөрмәтләделәр

 Хәтер мәйданында кешелек тарихында иң масштаблы техноген һәлакәтләрнең берсе булган Чернобыль АЭСындагы авариянең 40 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Шәһәр халкы дөньяны радиациядән коткару өчен сәламәтлекләрен корбан иткән якташларына ихтирам күрсәтергә җыелды.

Әлмәт районыннан авария нәтиҗәләрен бетерүгә 172 кеше чакырылган. Аларның кырыктан артыгы фидакарь хезмәтләре һәм батырлыклары өчен югары дәүләт бүләкләренә — орден һәм медальләргә лаек булды. Алар арасында Батырлык ордены белән бүләкләнгән Павел Быков, Геннадий Филипов һәм Сәгыйть Баһаветдинов та бар.

Бүген Әлмәттә фаҗигале вакыйгаларда катнашучы 81 кеше яши. Алар барысы да Татарстан Республикасының «Чернобыль» инвалидлар берлеге иҗтимагый оешмасының район бүлегенә берләштерелгән, анда алар бер-берсенә ярдәм итүләрен дәвам итәләр.

Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова исеменнән митингта катнашучыларга аның урынбасары Роза Әфләтунова мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул ликвидаторлар батырлыгының әһәмиятен ассызыклады: 
"Сезнең гамәлләрегез-батырлык һәм ныклыкның чын чагылышы. Сезнең тормыш юлыгыз яшь буын өчен Ватанга фидакарь хезмәт итүнең һичшиксез үрнәге булып тора".

Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 нче отрядының кадрлар бүлеге начальнигы Альберт Хәмзин һәм Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин чернобыльлеләргә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына тирән рәхмәт белдерделәр. Алар ликвидаторларның батырлыгы беркайчан да онытылмаячагын билгеләп үттеләр.

Якташларыбызның якты истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар һәм ЧАЭСтагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Истәлекле чара азагында барлык Чернобыль ветераннарына Татарстан Республикасы рәисе һәм Әлмәт районы җитәкчелеге тарафыннан чиксез ихтирам һәм батырлыклары өчен рәхмәт билгесе буларак махсус бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса