Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Хокук бозуларны «Халык инспекторы»на хәбәр ит

«Халык инспекторы» сервисы популярлык казануын дәвам итә.

2024 елның сентябреннән башлап сервиска юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата 37321 шикаять юлланган. Расланган хокук бозуларны хәбәр итүчеләргә 4,6 млн сумнан артык акча түләнгән.


Кушымтада хокук бозуларның 21 категориясе бар, шуларның җидесе түләүле. Иң югары бүләкләү — 1 440 сум. Әлеге сумманы тыелган урыннарда каршы як полосага чыгуны видеога теркәгән өчен алырга мөмкин. «Халык инспекторы»н RuStore, Google Play, App Store кушымталары аша табарга була. Шул рәвешле әлмәтлеләргә хокук бозуларны туп-туры видеога төшереп юллау мөмкинлеге ачыла. Система автомат рәвештә вакытны һәм координаталарны терки. Дәүләт автоинспекциясе хокук бозуны тикшереп, аны дөрес дип раслаганнан соң мөрәҗәгать итүчегә түләү күчә.


- «Халык инспекторы» кушымтасы хокук куллану эшчәнлеген үзгәртә. Бу мобиль кушымтаны куллану практикасы никадәр күбрәк булса, тәртип шулкадәр күбрәк булачак, - ди ЮХИДИ инспекторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса