Әлмәт кар машиналарында һәм сноубайкларда кросс буенча Россия Кубогын кабул итәчәк
22 февральдә шәһәребез янәдән илебезнең төп техник спорт үзәкләренең берсе статусын раслаячак!
Әлмәт кар машиналарында һәм сноубайкларда кросс буенча Россия Кубогын кабул итәчәк
22 февральдә шәһәребез янәдән илебезнең төп техник спорт үзәкләренең берсе статусын раслаячак! Экстрим-парк территориясендә кар машиналарында һәм сноубайкларда кросс буенча Россия Кубогы узачак.
Елдан-ел Әлмәт әлеге масштаблы спорт чарасын уздыру мәйданчыгына әверелә бара. Әлмәт 2001 елдан бирле кар спорты буенча абруйлы ярышларны кабул итә.
Ярышларда Россиянең төрле төбәкләрендәге спорт-техник клубларның иң көчле узышчылары катнашачак. Җиңүчеләрне берничә яшь төркемендә һәм төрле категорияләрдә билгеләячәкләр.
Мондый дәрәҗәдәге ярышларны уздыру «Россия спорты» дәүләт программасының актив яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән максатларын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia