Урсала микрорайонында торак йортларны догазификацияләү төгәлләнде
Урсала микрорайонында торак йортларга табигый газ бирелде.
Урсала микрорайонында догазификацияләү федераль программасы кысаларында газ бүлү челтәрләре төзелеше тәмамланган. Эшләрне Газпром трансгаз Казан башкарды. 26 километрдан артык озынлыктагы яңа газ инфраструктурасы 582 торак йортны табигый газга тоташтыру өчен техник мөмкинлекләр тудырды.
Газ җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илсур Сәлимгәрәев, «Газпром трансгаз Казан» генераль директорының ремонт һәм капиталь төзелеш буенча урынбасары Рөстәм Хамматов, «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры урынбасары Илдар Гыймранов катнашты.
"Ил президенты Владимир Путин карары, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, безнең хезмәттәшләребез, газчылар эше нәтиҗәсендә 2021 елдан башлап газны догазификацияләү программасы уңышлы эшләп килә, ул һәр кешене җылылык белән ышанычлы тәэмин итәргә һәм өйләрдә уңайлыклар тудырырга мөмкинлек бирә", – дип билгеләп үтте Марат Миңнебаев.
Россия төбәкләрен газлаштыру эчке базарда «Газпром» ГАҖ эшчәнлегенең иң масштаблы һәм социаль әһәмиятле юнәлешләреннән берсе булып тора. Мондый проектларны гамәлгә ашыру территорияләрнең тотрыклы социаль-икътисадый үсешенә һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia