Әлмәт гаиләләре рәис кулыннан автомобиль ачкычлары алды.
Әлмәттән ике күп балалы гаилә Татарстан Рәисеннән автомобильләр алды
«Лада Лгус» автомобильләре ачкычларын Әлмәттәге ике күп балалы гаиләгә тапшырдылар. Бу хакта «ТАТМЕДИА»телеграм-каналы хәбәр итә. Чарада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Шәйгардановлар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә, әти-әниләре нефть химиясе өлкәсендә эшлиләр. Баишевлар гаиләсе шулай ук Әлмәттә яши һәм 11 бала тәрбияли.
Фото: Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналы