Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә «Ачык остаханәләр» резидентлары күргәзмәсе ачылачак

Әлмәттә «Ачык остаханәләр» резидентлары күргәзмәсе уза.

Әлмәттә «Ачык остаханәләр»нең икенче сезонына йомгак ясыйлар. 2025 елның 24 декабреннән 2026 елның 31 гыйнварына кадәр «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә шәһәрнең тугыз рәссамы һәм иҗат осталарының эшләрен берләштергән «кире элемтә формалары» коллектив күргәзмәсе узачак.
Проект нефтьчеләр тарафыннан «Новь» социомәдәни проектлаштыру бюросы белән берлектә гамәлгә ашырылды һәм «Ачык остаханәләр»нең тугыз айлык резиденциясе нәтиҗәсе булды. Ел дәвамында катнашучылар үзләренең сәнгать проектлары өстендә эшләделәр һәм заманча сәнгать өлкәсендә агарту программасын уздылар.
Күргәзмә коллективлык һәм бергәләп катнашу темасына багышланган. Авторлар бергәлекнең бер өлеше булу нәрсәне аңлата, рәссамнар һәм тамашачы арасында диалог ничек төзелә, шәхси практика гомуми әйтелмәгә ничек трансформалаша икәне турында уйлана.
Эшләр кире элемтәнең матди формалары – бер-берсенә һәм халыкка адресланган үзенчәлекле хәбәрләр буларак тәкъдим ителгән. Һәр килүче, экспозиция белән аралашып, әлеге диалогның катнашучысы була һәм аның мәгънәләрен тулыландыра.
Оештыручылар ассызыклаганча, нәкъ менә бергәләп катнашу һәм тәҗрибә уртаклашу Әлмәтнең актуаль сәнгать көн тәртибен формалаштыра һәм мәдәни диалог өчен ачык территория булдыра.
Күргәзмәдә катнашучылар: Динә Нургалиева, Илнур Нураев, Анелия Шәрифуллина, Альбина Лепяцкая, Сергей Лепяцкий, Виктория Солдатова, Ясмин Вәлиева, Алеся Апалонова, Инна Зотова. Проектның кураторлары-Анастасия Степанова һәм Ләйлә Гыйззәтуллина.
Күргәзмәнең рәсми ачылышы 24 декабрьдә 18:00 сәгатьтә булачак. Бу көнне резидентлар һәм проект командасы экскурсия үткәрәчәк һәм экспозицияне булдыру процессы һәм йомгаклау эшләре турында сөйләячәк.
Күргәзмә «Әлмәт» үзәгенең 4 нче катында эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса