«Әлмәтнефть» һәм «Елховнефть» идарәләрендә мастерлар слётлары узды
Мастерлар слётын үткәрү – компаниядә елны йомгаклауның матур традициясе.
Мастер, кечкенә җитештерү звеносы җитәкчесе буларак, җитештерү процессында иң мөһим буыннарның берсе санала: ул җитәкчелек белән хезмәт коллективлары арасындагы өзлексез бәйләнешне тәэмин итә. «Елховнефть» һәм «Әлмәтнефть» идарәләре әлеге әһәмиятле вакыйга уздырылган беренче структур бүлекчәләр рәтендә булды.
13 яңа мастер
«Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең кече звено җитәкчеләре «Солнечный» ял базасында җыелды. Чарада «Елховнефть» идарәсе җитәкчесе Вадим Гыйләҗев, җитештерү буенча урынбасары Алексей Егоров, нефть һәм газ табу идарәсе җитәкчесе Равил Әхмәдиев, профсоюз комитеты вәкилләре, шулай ук «Татнефть-Добыча» СП бүлек җитәкчеләре катнашты.
Очрашуның рәсми өлеше җитәкчеләрнең сәламләү сүзләре белән башланды. Алар мастерларның җитештерү процесслары тотрыклылыгын тәэмин итүдә һәм план күрсәткечләренә ирешүдәге ролен ассызыклады.
— «Елховнефть» коллективы Компаниянең гомуми нәтиҗәләренә зур өлеш кертә, чөнки ул иң эре нефть-газ чыгару идарәләренең берсе булып тора. Мастерларның җитештерү процесслары нәтиҗәлелегендәге төп ролен аерым билгеләп үтәсем килә. Сез — җитәкчеләр — нәтиҗәгә турыдан-туры бәйле булган беренче буын. Нәкъ менә сезнең эш, детальләргә игътибар һәм процессны оештыра белү осталыгы бөтен команда нәтиҗәлелеген билгели, — дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга В. Гыйләҗев.
Аның сүзләренчә, әлеге чара белгечләр өчен аралашу, тәҗрибә һәм иң яхшы җитештерү практикалары белән уртаклашу, һөнәри бәйләнешләрне ныгыту һәм тармакның актуаль бурычларын фикер алышу өчен уникаль мәйданчык булып тора.
Нефть һәм газ табу идарәсе җитәкчесе Равил Әхмәдиев Компания алдында торган төп бурычлар турында сөйләде. Өстенлекле юнәлешләр арасында ул кадрлар мәсьәләсен хәл итүне, энергия нәтиҗәлелеген арттыруны, хезмәт сыйдырышлылыгын киметүне һәм технологик операцияләрне алга таба оптимальләштерүне атады.
— Миңа нефть һәм газ чыгару мастеры булып эшләү бәхете тиде. Бу хезмәт элек тә җиңел түгел иде, бүген дә катлаулы булып кала. Әмма заманча шартлар зур үзгәрешләр кертте: хәзер мастерлар цифрлы технологияләр һәм мәгълүмати системалар белән күпкә активрак эшли, — диде ул.
Елдан-ел мастерлар слёты үзенең традицион форматын саклап кала: мастерлыкка багышлау, иң яхшы хезмәт-кәрләрне хөрмәтләү һәм бүләкләү, корпоратив кыйм-мәтләрне ныгытуга һәм һөнәри мотивацияне арттыруга юнәлдерелгән команда форма-лаштыру чаралары үткәрелә.
Быел «Елховнефть» мастер-лары сафы 13 яшь хезмәткәр белән тулыланды. Багышлауда ЦПО мастеры Владислав Маклаков үз һөнәренең иң мөһим өлеше — бригада иминлеген тәэмин итү, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, «Татнефть»тә моның өчен барлык шартлар да тудырылган.
Тарихлы бәйрәм
«Әлмәтнефть» тә мондый слётлар идарә нигезләнгән еллардан ук үткәрелгән. Вакыт узу белән аларның концепциясе үзгәрсә дә, кайчак үткәрүдә тәнәфесләр булса да, әлеге вазифадагы кешеләргә карата тирән хөрмәт һәрчак сакланып калган.
Чарага һәрвакыт зур җаваплылык белән әзер-ләнгәннәр һәм аны түзем-сезлек белән көтәләр. Стена газеталары әзерләгәннәр һәм «Әлмәтнефть нефтьчесе» газетасының махсус чыга-рылышын бастырганнар. 1995 елда, ул чакта идарәнең баш инженеры вазифасын биләгән Наил Ибраһимов инициативасы белән, мастерлар советы төзелгән. Аның беренче утырышында «Әлмәтнефть» идарәсенең «Иң яхшы мастеры» бәйгесе шартлары да каралган. Еллар узса да, мастерлар слёты бүген дә тәҗрибә уртаклашу, үсеш һәм җылы очрашулар урыны булып кала.
— Хезмәтегез өчен рәхмәт. Сез катлаулы җитештерү бурычларын гына хәл итеп калмыйча, бригадаларыгызны җитәкләп, җитештерүнең алгы сызыгында торасыз. Сезнең эш нәтиҗәлелегеннән предприятие үсеше тора, һәм без сезнең җаваплылыгыгызны, һөнәри осталыгыгызны һәм инициативалы булуыгызны югары бәялибез, – диде «Әлмәтнефть» җитәкчесе Илфат Нурсәетов.
Чара кунаклары арасында шулай ук җитештерү буенча урынбасар Руслан Гарифуллин, Әлмәт территориаль беренчел профсоюз оешмасы рәисе Рүзил Шәймарданов, нефть әзерләү һәм тапшыру идарәсе җитәкчесе Ринат Шәмсуллин, Ромашкино ятмасын эшкәртү бүлеге җитәкчесе Максим Швыденко, куркыныч җитеш-терү объектларында иминлекне тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Марсель Гайтметов бар иде.
Максим Швыденко үзенең туган коллективта булуына шатлыгын белдерде:
— «Әлмәтнефть»тә мин зур тәҗрибә тупладым һәм белгеч буларак формалаштым. Шуңа күрә сезнең белән бергә, елның ун ае нәтиҗәләре буенча нефть чыгару күрсәткечләре ягыннан Компаниянең барлык идарәләре арасында алдынгы урыннарны биләгән идарә уңышлары белән горурланам, – диде ул.
Мастерлар, үз чиратында, цех коллективлары эшчәнлеге нәтиҗәләре, иң яхшы практикаларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм җитештерү процессларын оптимальләштерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Әйтик, ЦДНГ-2 мастеры И. Газизов сүзләренчә, бүгенге көндә «Әлмәтнефть» коллективы тарафыннан 310 идея тәкъдим ителгән, аларның 5есе иң яхшы практикалар исемлегенә кертелгән.
Быел бригада җитәкчеләре сафы тагын алты яңа хезмәткәр белән тулыланды. Аларның барысы да сәхнәгә чакырылып, әлеге тату һөнәри гаиләгә кабул ителде. Залдагы атмосфера җылы һәм чын мәгънәсендә дустанә иде.
Гадәттәгечә, ел саен мастерларны яңа һөнәри ста-туслары белән генә түгел, ә тормыштагы мөһим вакый-галары — балалар тууы, никах кору белән дә котладылар. Бу мизгелләр слётны аеруча үзенчәлекле итә: биредә хезмәт һәм казанышлар гына түгел, ә кеше үзе дә кадерләнә.
Корпоратив университет оештырган команда форма-лаштыру активлыклары көнгә өстәмә энергия һәм бердәмлек өстәде, хезмәттәшләрнең иңнәрен тоярга мөмкинлек бирде һәм команданы тагын да ныгыта төште. Слёт җылы тантаналы кичке аш белән тәмамланды — анда ихлас теләкләр, ихтирамлы сүзләр һәм киләчәккә планнар яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia