Бәйрәмнәр имин узсын
25 декабрьдән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим кертелгәнлеге мәгълүм булды.
Әлеге чара Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга, шулай ук физик һәм юридик затларның мөлкәтен саклауга юнәлдерелгән. Режим гамәлдә булган чорда 3 класслы куркыныч пиротехник әйберләр куллану тыела. Тыю түбәндәге территорияләргә кагыла:
Сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метр радиуста;
Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта;
Күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта.
Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтик, бәйрәмнәребезне күңелсез вакыйгалар белән ямьсезләмик.
Резеда Исмәгыйлева әзерләдед
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia