Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Казлы йорт ямьле була

Сагдатовлар гаиләсендә кунакта булдык.

Авыл халкы гомер-гомергә үрдәген дә, казын да күпләп асраган, тавыгын да тоткан
Соңгы елларда сыер асрамасалар да, кош-корт тотучылар һәрбер авылда диярлек очрый.  
Шушы көннәрдә без газетабызның якын дуслары – Яңа Кәшер авылында гомер кичерүче Сагдатовлар гаиләсендә кунакта булып кайттык. Инде ун еллап күп итеп каз үстерүче, тормыштан ямь-тәм табып яшәүче бу күркәм гаиләнең уңганлыгына быел да сокланып туя алмадык. «Ун каз бер сыерга тора» дигән әйтем дә юктан гына чыкмагандыр. Нәкъ менә шушы казлар Сагдатовлар гаиләсенә шатлык һәм бәрәкәт иңдергәндер, мөгаен. Быел авыл осталары 310 баш каз тәрбияләп үстергәннәр икән, ләбаса. Күзләр генә тимәсен, көр, матур үзләре. Хәер, Сагдатовлар гаиләсе каз гына түгел, күп итеп бройлер, үрдәк тә асрыйлар әле. Моннан тыш йортның хуҗабикәсе, гомере буе ашханәдә хезмәт куйган Рәмзия ханым аш-суга бигрәк тә оста. Ул пешергән бәлештән, өчпочмаклардан һәм башка камыр ризыкларыннан авыз итсәң, телеңне йотарга була. Шуңа күрә дә авылда нинди генә бәйрәм, нинди генә башка чаралар булмасын Рәмзия ханымны чакырып торалар. Һәрвакыт ачык йөзле, кунакчыл, тәмле куллы хуҗабикәнең кызлары да үзеннән бер дә калышмыйлар – заманча итеп кабымлыклар әзерләргәме, торт, кекслар, башка төр тәм-томнар пешерергәме – барысын да җитез генә, шуның өстенә зәвык белән башкаралар. Мондый ышанычлы кешеләр – авыл тоткасы, авыл яме дип тә әйтсәк, бер дә ялгыш булмас. Беренче карашка аларга бар да җиңел генә биреләдер дип тә уйларга мөмкин. Ләкин бу бер дә алай түгел, әлеге көр, матур тормыш булсын өчен күпме тырышлык куярга туры килгәнен гаилә үзе генә белә. 
Сүзне хуҗабикәдән башларга булдык. Рәмзия ханым Яңа Кәшер авылына килен булып төшкән, ул тумышы белән Лениногорск районы Бәкер авылыннан.  
– Тормыш иптәшем Фаиз белән Иске Иштирәк авылына практикага кайткач таныштык. Беренче өч елны кайнана белән тордык, аннан соң үзебез йорт салып, башка чыктык. Өч балабыз туды – ике кыз, бер малай. Кызларымның икесе дә тормышта, биш оныгыбыз бар. Алар үзебезнең авылда, янәшәбездә  генә яшиләр, шуңа күрә дә бик уңайлы, бик рәхәт. Төпчек улыбыз институтны тәмамлап, магистратурада укып, хәзер Казанда эшли. Авылның мәктәп-интернатында ашханәдә эшләгән чорда аякла-рым бик авыртып, эштән киттем. Мин гел эштә булган кешегә өйдә тик яту мөмкин түгел, шуннан казлар үрчетеп карарга булдым. Башта илле баш алып кайттык. Казлар шул ук елны бик уңды, аларны әле туйларга, мәҗлесләргә дә пешереп, бизәп алып бара идем, казларымны сорый башладылар. Менә шуннан ел саен баш санын арттыра башладык. Былтыр 300 не, быел инде 310 ны алдык. Җәен яшел үләндә торалар, авыл елгасында коеналар, симертер өчен вакытында һәм бик яхшы итеп ашатырга кирәк. Казларны үстереп, көзен суйганнан соң, тозлап, ыслап та куябыз, туйларга-никахларга бизәп тә бирәбез. Җәй буе каз бәбкәләрен саклау мәшәкатен бөтен гаилә белән бүлешәбез: үзебез дә, балалар да мәш килеп каз карыйбыз. Казларны инкубаторда чыгармыйбыз, менә быел Мөслим районыннан алып кайттык. Елдагыча «Линда» токымлы казларга өстенлек бирәбез. Аларга икмәк ашатабыз, үзебезнең тегермән бар, шуңарда көрпә тарттырабыз, бодай, арпа ашатабыз. Ә менә көзгә кабак бирә башлыйбыз, кабак бик яхшы симертә казларны. Бакча ягындагы утарыбыз зур, казларга урын иркен. Ходайның рәхмәте белән суеп, эшкәртеп, урнаштырып бетердек казларыбызны дисәң дә була. Бүген шул кырыклабы гына калды, – ди Рәмзия Сагдатова. 
Рәмзия ханымның тормыш иптәше дә бик уңган кеше – кулыннан килмәгән эше юк, җәйге-көзге чорда механизатор да булып хезмәт куя. Әле бер ел элек Фаиз Сагдатовны авылның икенче мәхәлләсенә хәзрәт итеп тә сайлап куйганнар икән. Рәмзия ханым үзе дә намазда. – Хыялыбыз – хаҗга бару, – ди Рәмзия ханым. Монда инде Сагдатовларның теләкләре чынга ашсын диясе генә кала. 
Шулай, тулы, матур тормыш белән яши Сагдатовлар гаиләсе. Алай гына да түгел, Рәмзия ханым МХО каһарманнарына гуманитар ярдәм әзерләүдә үзенннән өлеш кертә. Каз маен эретеп, аны савытларга салып, катырып, егетләргә хәстәрләп җибәрә. 
– Каз мае кышкы чорда өшегән урыннарга сөртергә дә, пешеккән җирләргә дә бик файдалы бит ул, йөткергәндә булыша, тын юлларын ача, – ди киң күңелле авыл уңганы.

– Хәрәкәттә-бәрәкәт. Иренмәскә генә кирәк. Бар нәрсә үзебездән генә тора. Тормышның ямен күреп, бар булганына шөкер итеп, риза булып яшәргә генә кирәк. Барчабызга да җан тынычлыгы, тән сихәтлеге һәм күңелле мәшәкатьләр генә насыйп итсен, – дигән теләкләрен җиткерде Рәмзия ханым. Амин, шулай булсын. 
 
Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса