Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Безгә язалар. Әлмәтнең әдәби марафончылары Казанда

10 декабрьдә Казанда «Әдәби марафон - 2025» финалистларын бүләкләү тантанасы узды.


10 декабрьдә Казанда «Әдәби марафон - 2025» финалистларын бүләкләү тантанасы узды.
Тантана Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында булды. Әлмәт шәһәре һәм районыннан 45 әдәби марафончы (1нче мәктәп, Кичүчат мәктәбе һәм Мәмәт мәктәбе укытучылары һәм укучылары) шундый зур дөньякүләм чарага катнашу бәхетенә ирештек һәм шуларның 12 се Мәмәт мәктәбеннән. 
Тантанага 2025 елда «Әдәби марафон» проектында катнашкан һәм аның финалына барып ирешкән 2,5 меңнән артык татар әдәбиятын укучы һәм популярлаштыручы китап сөючеләр (4 илдән, Россиянең 23 төбәгеннән, Татарстанның барлык районнарыннан), күп санлы язучылар, республика җитәкчелеге, танылган артистлар, Татарстан китап нәшрияты, телевидение һәм матбугат вәкилләре чакырылган иде. 
Тантанада марафончыларга китаплар, рәхмәт хатлары, дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды. ТР Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Н.Хаҗипов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре Р. Зәйдулла, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе К.Идрисова, «Татар гаиләсе» бөтенроссия иҗтимагый фонды директоры М.Гайфуллина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы консультанты А.Бакирова, Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Р.Фәттахова котлауларын җиткерде.
Гөлия Җамалиева районда йөзгә якын Әдәби марафончыны берләштергән өчен олы бүләккә лаек булды. Алда да уңышлар телибез һәм олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Бәйрәмнең концерт өлешендә Айдар Фәйзрахманов һәм аның җитәкчелегендәге ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова уллары Камил, Рамил, Марсель белән, Рифат Хөснияров, язучылардан Шәмсия Җиһангирова һәм Хәбир Ибраһим чыгыш ясадылар. Чараны Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Артем Пискунов һәм Гөлүсә Сөнгатуллина алып бардылар. 
Безне оештырып алып барган әйдаманыбыз Гөлия Нәбиулла кызына, бару өчен автобус бирүчеләргә зур рәхмәт. Искиткеч тамаша, бүләкләүләр. Хисләр ташып тора. Мондый кызлар, егетләр булганда милләт яши әле. 
Гөлнур Миннегалимова
Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы, Мәмәт мәктәбе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса