Һәлак булучының гаиләсенә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкләр.
Васильевода эт көтүе һөҗүм иткән 9 яшьлек кыз вафат була. Бала берничә атна комада була. Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.
"Табиблар мөмкин булганның барысын да эшләделәр", – дип язган ул.
Район башлыгы һәлак булган кызның гаиләсенә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип билгеләп үтте.