ТР җәмәгать транспорты өчен 120 яңа автобус алганнар
Татарстан быел 120дән артык яңа автобус сатып алды,ә биш ел эчендә-600гә якын.
ТР җәмәгать транспорты өчен 120 яңа автобус алганнар
Татарстан быел 120дән артык яңа автобус сатып алды,ә биш ел эчендә-600гә якын. Бу хакта журналистлар белән очрашуда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
"Быел Яр Чаллыда – 80, Түбән Камада – 15, 42 районда 26 автобус өстәлде", - диде ул.
Миндортранс башлыгы билгеләп үткәнчә, максатчан күрсәткеч буенча 2030 елга җәмәгать транспортының 85% тан да ким булмаган өлеше норматив хәлдә булырга тиеш.
"Ягъни, 10 яшьтән өлкәнрәк түгел", - дип ачыклык кертте ул.
Хәзер Татарстанда җәмәгать транспортының 82% тан артыгы норматив хәлдә, дип ассызыклады министр. Аның сүзләренә караганда, республикада яше биш яшькә кадәр булган 690 автобус һәм 10 елдан өлкәнрәк булган 201 автобус эшли.
«Хәрәкәт составын яңарту өчен безгә елына 110-111 яңа машина кирәк", - диде Хәнифов.
Автомобиль транспортында пассажирлар агымы бер ел эчендә 3,9% ка арткан, һәм быел 312,3 млн кешегә фаразлана.
Авыл маршрутларын субсидияләүгә 36 муниципаль берәмлектә быел 290,9 млн сум бүлеп бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia