Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Балтач районында терлекләр котыруы авыруы буенча карантин кертелде

Балтач районында берничә торак пункт территориясендә котыру авыруы аркасында карантин кертелде.

Балтач районында берничә торак пункт территориясендә терлекләр котыру авыруы буенча карантин кертелде. Тиешле указга  республика рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Кече Лзы авылының Үзәк урамындагы 62 нче йортта шәхси ярдәмче хуҗалык территориясе эпизоотик учак булып танылды. Аның чикләреннән 3 километр радиустагы участок имин булмаган пункт булып санала. Ул Кечеызадан тыш, Шабуна һәм Карадуган авыл җирлекләрен, шулай ук Балтачны да үз эченә ала.

Эпизоотик учак эчендә авыру хайваннарны дәвалау тыела. Территориягә чит кешеләргә килергә ярамый-чикләү терлекләргә хезмәт күрсәтүче персоналга, дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә һәм авыру учагын бетерү белән шөгыльләнүчеләргә кагылмый. Шулай ук 179 көн дәвамында котыру авыруыннан прививка ясатмаган хайваннарны кертү һәм чыгару тыела.

Имин булмаган пунктта карантин чорында ярминкәләр, күргәзмәләр һәм башка чаралар оештыру тыела. Шулай ук аларны алдан прививка ясатмаган очракта алып чыгу һәм кертү тыела. Моннан тыш, чикләү зоопаркларга чыгару өчен кыргый сизгер хайваннарны тотуга кагыла. 

Карантинны гамәлдән чыгару соңгы  хайванны суюдан яки аның мәетен юк итүдән һәм кирәкле процедуралар үткәрүдән соң 60 календарь көн узгач булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса