Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Безнең заман геройлары ...

Герой булып туалармы?

Илебездә олы бәйрәм – Ватан Геройлары көне. Бу истәлекле дата 2007 елның 28 февралендә «Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон нигезендә гамәлгә кертелде. Шул уңайдан газетабызның баш мөхәррире язучы Р.Шаһиев шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә укучылар белән очрашуда булды. Татар теле укытуысы Флүзә Вәлиулловна әзерләгән әлеге чара МХО катнашучылар, аларның батырлыклары турында иде. Укучылар язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, шигырьләрен укыдылар. Очрашуга волонтер Татьяна Раисовна да килгән иде. Укучылар тын да алмый кызыксынып тыңладылар. Әйе, герой булып тумыйлар, тормыш аларны үзе ясый.
 
Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса