Әлмәттә инвалидлар декадасы кысаларында арт-терапия буенча мастер-класслар сериясе узачак
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән әлмәтлеләрне мастер-классларга чакыралар.
Әлмәттә инвалидлар декадасы кысаларында арт-терапия буенча мастер-класслар сериясе узачак
Халыкара инвалидлар көненә «Нур» яшьләргә психологик ярдәм үзәгендә 1 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр «Чикләүләрсез сәнгать» дип аталган арт-терапевтик мастер-класслар сериясе узачак.
Инициатива сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә һәм аларның иҗади потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән.
Программада-коры пастель белән рәсем ясау, гипстан фигуралар ясау, мандал үрү, ком терапиясе, шулай ук нейрорәсем һәм трансформацион уен буенча мастер-класслар.
Чаралар җылы һәм ярдәмчел атмосферада узачак, анда һәр катнашучы үзен иҗади процессның бер өлеше итеп тоя һәм уңай хис-кичерешләр ала алачак.
Язылу өчен 8 (950) 311-46-45 номеры буенча теркәлергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia