Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт полиция хезмәткәре дәрәҗәле бүләк алды

Татарстанның иң яхшы полиция хезмәткәрләрен ачыкладылар.

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Дамир Сатретдинов республика полициясенең иң яхшы участок вәкаләтле вәкилләрен бүләкләде
Полиция участок уполномоченныйлары бүлекчәләре оешуга 102 ел тулу уңаеннан Татарстан эчке эшләр министрлыгында тантаналы чаралар узды.
Татарстан участок уполномоченныйларын Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов, республика эчке эшләр министрлыгының ветераннар советы рәисе Марат Айдаров һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының УОД һәм ПДН башлыгы Марат Фәтхуллин котладылар.
Бүлекчәләрнең шәхси составын котлап, Татарстан Эчке эшләр министры билгеләп үткәнчә, нәкъ менә участковыйларга беренче чиратта гражданнар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә аларның хезмәте һөнәри белемнәр генә түгел, психологик күнекмәләр дә, теләсә кайсы, хәтта иң катлаулы ситуациядә дә кешегә индивидуаль якын килүне таба белүне таләп итә. «Сезнең сафларда үз эшләренә тугрылыклы, үз бурычларын намус белән үтәүче кешеләр хезмәт итә, – дип ассызыклады Дамир Сатретдинов.
Моны раслап, ул берничә хезмәткәргә ведомство бүләкләре, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында Әлмәттән полиция участок уполномоченные полиция майоры Марсель Шәрифуллин да бар. Марсель Римовичны лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм хезмәтендә уңышлар телибез.

 

Фото: Леонид Евдокимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса