Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты Әлмәттә махсус хәрби операция сугышчылары гаиләләренә ярдәм күрсәтәчәк

Чара 13.00 сәгатьтә «Нур» психология үзәгендә Таһиров урамы, 1 адресы буенча узачак.

Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты Әлмәттә махсус хәрби операция сугышчылары гаиләләренә ярдәм күрсәтәчәк

Татарстан республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты «Игелекле эшләр марафоны» бөтенроссия акциясендә катнашуын дәвам итә. Иртәгә оешма вәкилләре Әлмәткә эшлекле сәфәр кылачаклар, анда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм ветераннарга юридик, психологик һәм рухи-әхлакый ярдәм күрсәтәчәкләр.

Чара 19 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә «Нур» психология үзәгендә Таһиров урамы, 1 адресы буенча узачак.

Хәрбиләрнең гаиләләре өчен ташламалар, түләүләр һәм документлар тутыру мәсьәләләре буенча консультацияләр, шулай ук ветераннар белән психологик очрашу һәм әңгәмә уздырылачак, анда социаль яклау, медицина ярдәме һәм республика оешмалары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчелеге, прокуратура, социаль фонд, хәрби комиссариат, суд приставлары, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, волонтерлык штаблары вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Чарага үз мәгълүматларыңны электрон почтага җибәреп язылырга мөмкин obr16@z-ksvo.ru (телефон номерын күрсәтергә онытмагыз).

«Муниципалитетларга бару һәр гаиләне ишетергә, реаль ихтыяҗларны аңларга һәм адреслы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Безнең өчен янәшә булу мөһим — формаль яктан түгел, ә кешечә»,- диләр оешма вәкилләре.

Әлеге комитет махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә юридик, психологик, социаль һәм гуманитар ярдәм күрсәтә, патриотик һәм агарту проектларын тормышка ашыра һәм фронт белән тыл арасындагы бердәмлекне ныгыта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса