Әлмәт районында алтын туй гөрләде
Матур гаиләләр авылның даны.
Кама-Исмәгыйль авылы үзенең хезмәт сөючән кешеләре белән дан тота. Тату гаилә-бәхетле гаилә, диләр. Шушы авылда яшәүче Ситдыйков Рәфкать Талип улы һәм Алсу Газиз кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Тантаналы гаилә бәйрәмендә аларның балалары, оныклары, хезмәттәшләре һәм Кама-Исмәгыйль авыл җирлеге башлыгы Айсылу Зөфәр кызы катнашты. Изге теләкләр әйтелде, кунаклар онытылмаслык яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар.
"Бары тик хөрмәт һәм үзара рәхмәт кенә гаиләне бердәм һәм бербөтен итә. Ә дуслык, әлбәттә, бәхеткә юл", - диде Алсу Газизовна чыгышында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia