Халыклар бердәмлеге көнендә эшләгән өчен кимендә икеләтә түләнә
Россия Федерациясе хезмәт кодексы нигезендә, Халыклар бердәмлеге көнендә эшләгән өчен кимендә икеләтә түләнергә тиеш.
Халыклар бердәмлеге көнендә эшләгән өчен кимендә икеләтә түләнә
Россия Федерациясе хезмәт кодексы нигезендә, Халыклар бердәмлеге көнендә эшләгән өчен кимендә икеләтә түләнергә тиеш. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Югары түләү барлык хезмәткәрләргә дә ял көнендә яки эшләми торган бәйрәм көнендә эшләгән сәгатьләре өчен каралган.
Әгәр бәйрәм көне эш сменасының бер өлеше белән туры килсә, икеләтә түләү бәйрәм көнендә 0 сәгатьтән 24 сәгатькә кадәрге чорына туры килә торган вакыт өчен генә каралган.
Шул ук вакытта мондый көннәрдә эшләгән өчен түләүнең конкрет күләме коллектив килешү, профсоюз фикерен исәпкә алып локаль норматив актлар яки индивидуаль хезмәт килешүе шартлары белән билгеләнергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia