Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Өлкән буын әлмәтлеләрне файдалы һәм кызыклы дәресләргә чакыралар

«Гаилә» милли проектының «Актив озын гомер» программасы кысаларында Әлмәттә өлкән буын гражданнары өчен кызыклы һәм файдалы дәресләр уза.

Һәр җомгада 10:00 – 11:00 сәгатьләрдә «Иске Әлмәт» мәдәният йортында  бию дәресләре үткәрелә. Монда ук нейрогимнастика, йога, вокал һәм тозлы камырдан әвәләү дәресләренә дә барырга мөмкин.

Ә саф һаваны яратучылар өчен шәһәр паркында «Импульс»  инструкторлары катнашында дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 9:00 - 10:00 сәгатьләрдә спорт күнегүләре оештырыла.

Тулырак мәгълүматны «Ветераннар Советы»нда (Гагарин ур., 20, каб. № 5) яисә 8 (917) 296-94-54 телефонына шалтыратып белергә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса