Ноябрьдә татарстанлылар ничек ял итәчәк
Ноябрь аенда татарстанлыларны унике ял көне көтә.
Ноябрьдә татарстанлылар ничек ял итәчәк
Ноябрь аенда татарстанлыларны унике ял көне көтә. Ай халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган озын ял көннәреннән башланачак.
Бәйрәм яллары 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Моннан тыш, республикада яшәүчеләрне Татарстан Конституциясе көне уңаеннан 6 ноябрь өстәмә ял көне көтә.
1 һәм 5 ноябрь көннәренең эш көннәре кыскартылачак, чөнки алда бәйрәм яллары.
Айның калган ял көннәре традицион шимбә һәм якшәмбеләргә туры киләчәк - алар сигез булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia