Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләр кабат мошенниклардан иң күп алданучылар исемлегендә

Узган ел белән чагыштырганда, быел рекорд куйдылар дип тә әйтергә була.

 

Әлмәтлеләр кабат мошенниклардан иң күп алданучылар исемлегендә

Узган ел белән чагыштырганда, быел рекорд куйдылар дип тә әйтергә була.

Ел башыннан гына да Әлмәт хокук саклау бүлегендә 500 дән артыграк очрак теркәлгәне мәгълүм булды. Шушы вакыт аралыгында Әлмәт җирлегендә яшәүчеләрнең 800 миллион сумын кырып-себереп алганнар кырыгалдарлар. Интернет челтәре камилләшә барган саен, аферистлар да остара гына бара икән шул. Соңгы яңалык – хәзер алданучылар үзләре аферистларга шалтырата һәм аларның командаларын үти башлаган. Бу ничек шулай була соң? Барысы да бик гади - җинаятьчеләр ялган документлар яисә хәвефле смс-хәбәрләр юллыйлар һәм корбаннары тиз арада шалтыратсын өчен элемтәгә керергә телефон номеры да язып салалар. Хәбәр килгәч, телефон номеры да булгач, гражданнар мәгълүматны тикшерер өчен аны җибәргән кеше белән кичекмәстән элемтәгә чыгалар. Шулай итеп кешеләр үз инициативалары белән кырыгалдарларга мөрәҗәгать итәләр һәм шунда ук аферистлар корган ятьмәгә эләгәләр. Теге җибәрелгән номер буенча шалтыраттыңмы – бетте. Бу аферистларга шикле шалтыратуларны блокировкалауга исәпләнгән банкларның һәм элемтә операторларының хәвефсезлек системасын читләтеп узарга мөмкинлек бирә.

Шалтырату үтенече булган хәбәрләр мессенджерга, электрон почтага, смс аша һәм хәтта гади почта тартмасына килергә мөмкин.

Мисаллар – аккаунт ватулары, документларны, банк яисә сим-карталарын алмаштыру кирәклеге, хезмәтләр өчен яисә штраф түләү турындагы мәгълүмат һәм ахырда тиз арада белгеч белән телефоннан, гадәттә мобиль номер буенча, элемтәгә чыгу таләбе.

Аферистлар үзләре шалтырат-кан гражданнар ярдәм тәкъдим иткән әңгәмәдәшкә ихлас ышана һәм аны алдау күпкә җиңелрәк, дигән фикердә.
– Сезгә килгән бар мәгълүматка ышанмагыз. Хәтта хәбәрдә сезгә исемегез белән мөрәҗәгать итсәләр яисә сезнең хакта башка мәгълүматны күрсәтсәләр дә, – дип кисәтә әлмәтлеләрне полиция хезмәт-кәрләре.

Шунысы да бар – хәзер аферистлар күбрәк стационар телефоннардан шалтыраталар. «Әлмәт таңнары» газетасы редакциясенә сентябрь аенда гына да ике тапкыр шалтыратып «хастаханәгә барып медицина күзәтүе узарга кирәк сезгә» дип чакырдылар. «Сез үзегезнең кая шалтыратканыгызны беләсезме соң?» дигән сорауга көньяк ир-егетләренекенә ошаган тавыш «Алметеск» дип куйды. Мошенникларны бернәрсә туктатмый кебек, алар азганнан аза гына баралар. Шулай - без аларны, алар безне аңгыра дип уйлыйлардыр.

Өлкән яшьтәге акчалы пенсионерларның банктагы счетларында нинди күләмдә акча ятканлыгыннан да хәбәрдар аферистлар. Күптән түгел 85 яшьлек бабай да аферистларның сүзләренә ышанып, 730 мең сумыннан мәхрүм калды. Тикшерүчеләр мошенниклык турында җинаять эше кузгатканнар. Барысы да таныш булмаган кешенең шалтыратуыннан башланган, ул үзен пенсионерга юрист дип таныштырган. Җинаятьче өлкән яшьтәге ир-атның банк счетлары турында сораулар бирә башлаган. Пенсионер барысын да сөйләп биргән. Моңа җавап итеп шалтыратучы барлык акчаларны урларга һәм террорчыларга күчерергә мөмкиннәр, дип белдергән, ә соңыннан акчаны «саклауга куярга» киңәш иткән. Шулай ук аферист пенсионерга акчаны Мәскәүгә алып килергә кушкан. Бабай үзенең Мәскәүгә кадәр барырга мөмкинлеге булмаганын әйткән. Шунда аферист бабайга 10 меңгә такси яллаган һәм ярдәмчесен акча артыннан җибәргән. Кырыгалдарлар бабайның акчасы артыннан ике тапкыр килгәннәр. Беренче тапкыр пенсионер аларга 430 мең сум, ә икенче тапкыр 300 мең сум тоттырып җибәргән. Мошенниклар ун көн дәвамында бабай белән элемтәдә торганнар. Акчаларын биреп җибәрүе турында беркемгә дә әйтмәскә кушканнар. «Акчаларыгыз юлда, Мәскәүгә үзәк банкка очтылар» дип соңгы тапкыр хәбәрләшкәннән соң кырыгалдарлар белән элемтә өзелгән. Шунда гына пенсионер үзен алдаганнарын төшенгән һәм полициягә гариза биргән.

Полиция хезмәткәрләре үтә беркатлылык аркасында килеп чыккан әлеге күңелсез вакыйгалар булмасын өчен әлмәтлеләрнең уяу булуларын сорый. Ә инде шикле шалтыратулар булган очракта кичекмәстән 02 һәм 39-23-10 телефоннары аша дежур бүлеккә шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Исән-имин булыйк, алданмыйк.

Резеда Исмәгыйлева

 

Мошенниклардан сакланырга ярдәм итәчәк 6 киңәш

 

•  Уяу булыгыз: әңгәмә шикле булып тоелса, сүзне төгәлләгез дә оешмага рәсми номерлар буенча шалтыратыгыз.

 

 Элемтә ысулын тикшерегез: мошенниклар еш кына мессенджерлар кулланалар, ә чын вәкилләр WhatsApp яки Telegram аша шалтыратмыйлар.

 

 Логиннарны һәм парольләрне хәбәр итмәгез: смс-кодларның билгеләнешен укыгыз һәм контроль сорауларга җаваплар белән уртаклашмагыз.

 

 Номерның актуальлеген күзәтегез: аккаунтка бәйләнгән номерның актуаль булуына ышаныгыз.

 

 Катлаулы парольләр кулланыгыз: аларны даими рәвештә алыштырыгыз һәм ике факторлы аутентификацияне тоташтырыгыз.

 

 Сайтның адресын тикшерегез: рәсми ресурс булуына ышаныгыз (мәсәлән, gosuslugi.ru).

 

 Дәүләт хезмәтләре яклауны тәэмин итә, әмма җинаятьче кирәкле мәгълүматларны бары тик сез тапшырганда гына файдалана ала.

Игътибарлы булыгыз һәм үз мәгълүматларыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса