Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре булачак әниләр белән очрашты

Катнашучыларга белешмәлекләр таппшырылды.

Әлмәт дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә булачак әниләр белән профилактик әңгәмә үткәрделәр. 
Чара барышында автоинспекторлар баланы автомобильдә йөртү үзенчәлекләре һәм сабый белән сәфәргә әзерләнү кагыйдәләре, шулай ук коляска белән юл аша ничек чыгарга кирәклеге турында сөйләделәр. Очрашуда катнашучылар балаларны тотып торучы җайланмаларның травматизмны һәм юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлем очракларын булдырмый калуның иң нәтиҗәле чарасы булуын белделәр. Булачак әниләр автокреслоны ничек дөрес сайларга һәм аны, яңа туган бала куркынычсызлыкта булсын өчен, автомобильдә ничек беркетергә икәнен өйрәнделәр. 
Кискен тормозлау вакытында баланың авырлыгы берничә тапкырга арта, ә бәрелү вакытында – дистәләгән тапкырга. Мондый зур йөкләнеш вакытында сабыйны кулда тотып бару дөрес түгел. Бала тудыру йортыннан өйгә кайтканда да автобишек кулланырга кирәк.
Әңгәмә барышында һәр әни баланың тормышын сакларга кирәклеген аңлады һәм куркынычсызлык чараларын төгәл үтәячәген белдерде. Чарада катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белешмәлекләр дә тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса