Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә 8 фатир газдан аерылды

Газ эшчеләре киңәшләренә колак салыгыз.

Газ колонкаларына һәм плитәләргә техник хезмәт күрсәтү вакытында 8 фатир «зәңгәр ягулык»тан аерылганы мәгълүм булды. «Әлмәтгаз» идарәсе хезмәткәрләре Геофизическая урамындагы 1 нче йортны тикшергәндә газүткәргечнең герметик булмавын ачыклаганнар. Ремонт эшләре бара. Мондый күңелсез хәл килеп чыкмасын өчен торак инспекциясе әлмәтлеләргә түбәндәге киңәшләрен бирә.
– Газ җиһазларын елына кимендә 1 тапкыр тикшерергә тиешләр. Тикшерүләр графигын «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ сайтыннан белергә була. Йортыгызны тикшерү графигын тапмасагыз, безгә – торак инспекциясенә хәбәр итегез. Бу хокук бозу, чөнки хезмәт күрсәтүче оешма графикларны урнаштырырга, техник хезмәт күрсәтү вакытында белгеч фатирда булган барлык газ җиһазларын тикшерергә тиеш. Иң беренче чиратта газүткәргечне карарга, үзирекле монтаж булмавын бәяләргә, шлангларның һәм тоташтырмаларның герметиклыгын тикшерергә. Бикләрнең һәм краннарның көч кулланмыйча борылуын, вентиляция каналының төзеклеген карап чыгу зарур. Аннан соң барлык приборларны кабызырга, горелкаларның торышын бәяләргә, системадагы газ басымын үлчәргә кирәк. Тикшерүне тәмамлагач, газ хезмәткәре газ белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләрен санап чыгарга һәм актны калдырырга тиеш. Документка кул куйганчы, датаны һәм вакытны, башкарылган эшләр исемлеген һәм тикшерүче оешманың мәгълүматларын тикшереп чыгарга киңәш итәбез. Әгәр тикшерү хокук бозулар белән башкарылган дип саныйсыз икән, актка кул куймаска тулы хокукыгыз бар. Әлмәтлеләр шулай ук авария службасына яки хезмәт күрсәтүчегә шалтыратып, графиктан тыш тикшерүгә заказ бирергә хокуклы. Мәсәлән, газ исе килгәндә, кызгылт-сары газ ялкыны булганда, конфоркалар эшләгәндә чыжылдау яки шатырдау тавышы ишетелгәндә кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк, – дип аңлатты белгечләр. Аларның киңәшләренә колак салу файдага гына булыр дип уйлыйбыз. 
Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса