«Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» газеталары редакцияләре газетага язылучылар арасында призлар уйнаттылар
Газетага язылучыларны бүләкләү - күркәм традиция.
«Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» газеталары редакцияләре газетага язылучылар арасында призлар уйнаттылар
2025 елның икенче яртыеллыгына, ягъни 1 июльдән 31 декабрьгә кадәр, безнең газетабызга язылучылар арасында «Яраткан газетам» бәйгесе игълан ителгән иде. Б у атнада аңа йомгак ясалды.
«Яраткан газетам» бәйгесендә шәһәрдә һәм районда яшәүче, альтернатив рәвештә «Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» гезеталарына язылган кешеләр катнаша алды. «Әлмәт таңнары»на 700 дән артык кеше альтернатив рәвештә язылган. Лототрон ярдәмендә без алар арасында «Домашний доктор» клиникасыннан медицина хезмәтләренә һәркайсы 1000 сумлык сигез сертификат уйнаттык.
Менә җиңүчеләребез:
Гүзәлия Мөхәммәтшина
Наталья Давкаева
Чәчкә Маликова
Сирень Абдуллин
Лилия Батдалова
Салкын Алан авылы мәчете
11 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
«Нефтьче» Мәдәният сарае
Күргәнегезчә, безнең газетабызны төрле яшьтәге, төрле дәрәҗәдәге аудитория укый. Чөнки анда һәркем үзенә яраклы, җанына ятышлы язмалар таба ала.
«Газета безгә бик ошый, анда кешеләр тормышы, төрле гыйбрәтле язмышлар, районда яшәгән уңган-булган кешеләр турында күп язалар. Газета укучыларның сорауларына җавап табарга, аларның проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә. МХОда катнашучыларга ярдәм, андагы егетләр турындагы язмаларны көтеп алабыз, үзебез дә ярдәм итәргә тырышабыз», – диделәр бәхетле укучыларыбыз.
Газетабызны яздыручыларны бүләкләү – укучыларыбыз өчен күркәм традиция. Киләсе язылу кампаниясендә дә укучыларыбыз өчен яңа акцияләр оештырырбыз дип ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia