2 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Әлмәт муниципаль районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча чираттагы бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.
Анда суд приставы-суд приставлары хезмәтен башкаручы Регина Ильмир кызы Маркова катнашты.
Бу көнне хокукый ярдәм сорап, балигъ булмаган балаларын тәрбияләүче 2 кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлыны эзләү тәртибенә кагылды. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган кыенлыкларны хәл итү юллары тәкъдим ителде, аңлатмалар бирелде.
Фото: социаль яклау идарәсе