Әлмәт районы Ямаш авылында универсаль спорт мәйданчыгы төзелә
Бүгенге көндә резина өслек монтажланган.
Әлмәт районы Ямаш авылында универсаль спорт мәйданчыгы төзелә
Бүгенге көндә резина өслек монтажланган, урамнарны яктырту челтәрләрен төзү эшләре алып барыла, бу кичке вакытта да яраткан спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк.
Авыл өчен бу мөһим объект «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында төзелә һәм Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia