«Безнең ишегалды» программасы Әлмәт районында уңышлы гамәлгә ашырыла
11 ишегалдында эшләр төгәлләнгән диярлек.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы Әлмәт районында уңышлы гамәлгә ашырылуын дәвам итә.
11 ишегалдында эшләр төгәлләнгән диярлек. Ишегаллары яшелләнсен һәм тагын да уңайлырак булсын өчен кара туфрак алып кайтасылары калды.
Хәзерге вакытта 27 объектта эш кайный. Күп кенә ишегалларында яңа тротуарлар һәм заманча балалар мәйданчыклары өчен нигезләрне әзерләү төгәлләнгән инде, йөрү юлларына асфальт җәелә. Параллель рәвештә яктырту өчен коммуникацияләр салу һәм каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен мәйданчыклар әзерләү эшләре алып барыла. 13 йортта якын арада эшкә керешәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 2025 елда районда барлыгы 51 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia