Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Татарстанлыларның 2026 елгы төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүгә тагын 3 көне бар

Тиздән йомгак ясаячаклар.


12 июньгә кадәр Татарстан халкы 2026 елда нинди парклар, скверлар һәм ял итү зоналары реконструкцияләнәчәген билгели ала. Онлайн-тавыш бирү "ТР хезмәтләре" порталында һәм шул ук исемдәге мобиль кушымтада уза.

Сайлауга 32 җәмәгать киңлеге тәкъдим ителгән, һәм тавыш бирү тәмамланырга нибары өч көн калган.

Әлеге сораштыру "Яшәү өчен инфраструктура" милли проекты кысаларында үткәрелә һәм 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен ачык. Катнашучылар яңарту өчен территорияләрне сайлап кына калмыйча, төзекләндерелгән объектлар турында үз фикерләрен калдыра, шулай ук шәһәр мохите турында фикер әйтә алалар.

Казанның иҗтимагый киңлекләре өчен тавыш бирүдә катнашкан һәркемнең призлар алу мөмкинлеге бар. Уеннар 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бүләкләр арасында: 10 iPhone 16e смартфоны, Volga Resort глэмпингында ял итүгә 2 сертификат, «Руки Вверх!», Надежда Кадышева концертларына, Г. Камал театрына билетлар бар.

Катнашу өчен "ТР хезмәтләре" порталында 12 июньгә кадәр тавыш бирергә, катнашуын раслый торган скриншот ясарга һәм аны "Вконтакте" ачык аккаунтында «мин _ өчен тавыш бирдем» һәм #голосуюзаказань һәм #паркиказани хэштеглары белән бастырып чыгарырга кирәк. Аккаунт кимендә 30 көн элек теркәлгән булырга һәм Казан пропискасы белән 14 яшьтән өлкәнрәк кулланучыныкы булырга тиеш.

Җиңүчеләрнең исемнәре көн саен «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Казан Парклары һәм скверлары» төркемендә туры эфирда игълан ителәчәк.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Чирмешән, Балык Бистәсе, Мамадыш, Тәтеш, Әлки һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләрнең активлыгын билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса