Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне шагыйрьләргә багышланган веломаршрутка чакыралар

Үз Ватанын данлаган татар, рус шагыйрьләренә багышланган велосипедта экскурсия Әлмәт буенча узачак.

Әлмәтлеләрне шагыйрьләргә багышланган веломаршрутка чакыралар

10 июньдә 18.00 сәгатьтә Әлмәтнең мәңгелек уты янында «Шагыйрьнең Татарстан буенча юлы» веломаршрут этабы башлана.

Үз Ватанын данлаган татар, рус шагыйрьләренә багышланган велосипедта экскурсия Әлмәт буенча узачак. 

Габдулла Тукай, Александр Пушкин, Саҗидә Сөләйманова иҗатларына аерым игътибар биреләчәк. 

Казан экскурсоводы - «ТАТАРСТАН-ЯҢА ГАСЫР» республика иҗтимагый хәрәкәте проекты җитәкчесе белән  һәйкәлләр янында тукталу планлаштырылган. 

Маршрут һәм программа турында  очрашу урынында тулрак хәбәр итәчәкләр.

 Очрашуда велосипедта йөрү күнекмәләре булган әлмәтлеләр үз велосипедлары белән катнаша ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса