Әлмәттә триатлон вакытында юллар ябылачак
Чикләүләр ике көн гамәлдә булачак.
Әлмәттә триатлон вакытына юллар ябылачак
Ярышлар уздырылу сәбәпле, шәһәрдә 14 һәм 15 июньдә транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр.
Бу Шевченко урамына кагылачак. Тукай урамыннан алып, Төзүчеләр проспектына кадәр участок һәм аның тирәсендәге чыгу юллары ябылачак. Чикләүләр 14 июньдә — 6:00 -17:00 сәгатьләрдә һәм 15 июньдә — 6:00 – 15:00 сәгатьтә гамәлдә булачак, дип хәбәр итә Әлмәт районы администрациясе.
Шәһәр халкын һәм кунакларын алдан ук маршрутларны планлаштырырга һәм хәрәкәттәге үзгәрешләрне исәпкә алырга сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia