Космонавт Сергей Ревин Әлмәттә лекция белән чыгыш ясаячак
Очрашу «Креатив процесслар фабрикасы»нда узачак.
Россия космонавты, РФ Герое Сергей Ревин Әлмәттә лекция укыячак. Очрашу 20 июнь көнне 18:00 сәгатьтә «Креатив Процесслар фабрикасы» мәйданчыгында узачак.
Кунак үзенең космостагы миссиясе турында сөйләячәк, орбитадагы тормыш, туклану һәм физик әзерлек үзенчәлекләре, шулай ук бортта уздырыла торган фәнни тәҗрибәләр турында фикерләре белән уртаклашачак. Моннан тыш, катнашучылар космонавтның шәхси тәҗрибәсеннән кызыклы тарихлар ишетәчәк.
Керү өчен алдан теркәлү таләп ителә. vk.cc/cMwxXb буенча теркәлергә мөмкин. Чараны шәһәр ачык Almet Tech фән лекторие оештыра.
Фото: Almet Tech
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia