Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә торак фондын капиталь ремонтлау актив темплар белән дәвам итә

2025 елда 56 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Әлмәттә торак фондын капиталь ремонтлау актив темплар белән дәвам итә
 

2025 елда 56 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Башлангыч план 48 йортны үз эченә алган иде, ләкин өстәмә финанслау нәтиҗәсендә эш күләмен арттыруга ирешелде.

Бу эшләр өчен, республика һәм район бюджетларыннан  каралган акчалардан тыш, Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов өстәмә рәвештә 100 миллион сум акча бүлеп бирде.

Хәзерге вакытта планлаштырылган проектлар буенча эшләр 23 йортта алып барыла. Подрядчылар түбәләрне һәм фасадларны ремонтлауга, шулай ук җылылык белән тәэмин итү, салкын һәм кайнар су белән, электр белән тәэмин итү һәм су үткәрү системаларын яңартуга керештеләр.

Соңыннан керү урыннарын ремонтлауга, күпфатирлы йортларда тәрәзәләрне һәм лифт җиһазларын алыштыруга керешәчәкләр.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса