Махсус хәрби операциядә булганнарның эш урыннары саклана
Белгәнебезчә, махсус хәрби операциядә булганнарның эш урыннары саклана.
Белгәнебезчә, махсус хәрби операциядә булганнарның эш урыннары саклана.
Шулай да кайбер очракларда хәрбиләргә белемнәрен яңартырга яки яңа һөнәр үзләштерергә туры килергә мөмкин. Бүгенге көндә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштырырга әзер булган эш бирүчеләр реестрын алып бара. Махсус хәрби операция зонасы ветераннары үзләренә кирәкле мәгълүмат белән биредә таныша алалар. Бүгенге көндә реестрда 3,2 мең вакансия тәкъдим итүче 512 эш бирүче бар. Эш бирүчеләр махсус хәрби операция ветераннары өчен махсус эш шартларын булдырырга әзер. Бу инвалидлар өчен остазлар яки җайлаштырылган эш урыннары булырга мөмкин.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыручы эш бирүчеләр республика бюджетыннан чыгымнарын каплауга 73,6 мең сумга кадәр ярдәм алырга мөмкин. Шундый ук ярдәм чарасы федераль дәрәҗәдә дә каралган. 200 мең сумга кадәр субсидия бирү сайлап алу нәтиҗәләре буенча Россия Социаль фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia