Әлмәтнең «Ветеран» үзәгендә «Гаилә кыйммәтләре агачы» мини-тренингы уздырдылар
Гаилә - һәрбер кешенең таяныр ноктасы. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә.
Гаилә - һәрбер кешенең таяныр ноктасы. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә.
Гаилә тормышы - исәпсез-хисапсыз хезмәт, сикәлтәле гомер юлы ул. Һәр гаилә үзенчә бәхетле, һәркайсының үз мәшәкатьләре.
Гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру максатында «Ветеран» үзәгендә «Гаилә кыйммәтләре агачы» мини-тренингы уздырганнар. Үзәктә реабилитация узучыларга психолог белән дә очрашу оештырырга булганнар. Белгеч дәваланучыларга традицион булмаган сәламәтлекне саклау күнегүләре комплексын үткәргән. Ул социаль хезмәт алучыларга махсус тест узарга тәкъдим иткән. Шуны да билгеләп узарга кирәк, әлеге тест кеше тормышының төрле якларына булган мөнәсәбәтне ачыкларга, шулай ук тискәре карашларны төзәтергә ярдәм итә. Алга таба психолог «Гаилә традицияләре» темасына видеовикторина уздырган. Шулай ук гаилә кыйммәтләре агачы ясау буенча иҗади остаханә дә бик кызык үткән. Чара азагында барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырганнар.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia