Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Баш мөхәррир сүзе

Ничек кенә булмасын, кулыңа газета тотып уку ул инде гел икенче, җәмәгать.

 

Ничек кенә булмасын, кулыңа газета тотып уку ул инде гел икенче, җәмәгать. Ватсап, интернет әллә никадәр мәгълүмат бирә дисәләр дә, анда сине дә, күршеңне дә язмыйлар, язылганы да озак сакланмый. Газета исә башка. Ташка баскан язма мәңгелек.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, әбүнәчеләребез! 2025 елның икенче яртыеллыгына газетага язылу бара. «Әлмәт таңнары» газетасында никадәрле вакыйгалар, эш-гамәлләре белән тормышыбызны ямьләп торучы күршеләрегез, район тормышы, авыл сулышы, мобилизацияләнгән ир-егетләребезнең гаиләләре, солдатларның язмышлары, бер-беребезгә карата булган ярдәм, «телле-тешле» язмалар, ислам дине сәхифәләре яктыртыла. Яңа проектлар, авыл җирләрендә укучыларыбыз белән очрашулар барыбыз өчен дә көтеп алынган мизгелләр. Сездән килгән хәбәрләр, сораулар газетабызны җанлы аралашуга этәрде. Бик күп яңа мәгълүмат, күңелгә җылылык, өмет өсти торган язмалар әзерләдек, хәсрәт-борчуларыгызны бүлештек, бер сулыш белән яшәдек һәм яшибез. Сезне борчыган мәсьәләләрне яктыртып, фикерләрегезне җиткерү мөмкинлеге туды, билгеле бер дәрәҗәдә аларны чишү юлларын таптык.

Тамчыдан күл җыела, ди халык. Һәр татар гаиләсе бер генә газетага язылса да, милләт өчен, татар матбугаты өчен нинди зур файда булыр иде. Узган ярты елда язылучыларга яңалар да өстәлер дип өметләнәбез.

Без һәрвакыт сезнең белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса