Әлмәт районында урманнарга баруны өч атнага чикләделәр
Сәбәбе – янгын куркынычы зур.
Әлмәт районында урманнарга баруны өч атнага чикләделәр
Тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Аны хокукый мәгълүмат порталында урнаштырганнар. Әлмәт районыннан тыш, чикләүләр республиканың тагын 30 урманчылыгында кертелде.
Сүз уңаеннан, узган атнада РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе янгын куркынычы югары булу сәбәпле шторм кисәтүе игълан итте. Учаклар, үлән яндыру тыела һәм пиротехника кулланырга ярамый.
Сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia