Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә донорлар акциясе узачак

Ел саен 14 июньдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кан доноры көне алдыннан әлмәтлеләрне мөһим вакыйгага кушылырга һәм мохтаҗларга тормыш бүләк итәргә чакыралар.

9 июньдә Әлмәттә Бөтендөнья донорлар көне алдыннан җәйге донорлар акциясе узачак.

Ел саен 14 июньдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кан доноры көне алдыннан әлмәтлеләрне мөһим вакыйгага кушылырга һәм мохтаҗларга тормыш бүләк итәргә чакыралар.

9 июньдә 8.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Әлмәт кан үзәгендә (Әлмәт шәһәре, Ленин ур., 157 йорт) «Игелекле Әлмәт» үзәге, ӘМР балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе белән берлектә DonorSearch кан донорлары берләшмәсе («Татнефть» хәйрия фонды) ярдәмендә җәйге донорлар акциясе узачак. 

Бу көнне барлык донорларны бәйрәм атмосферасы һәм DonorSearch сувенирлары көтәчәк.

Акциядә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк https://unity.donorsearch.org/events/1827  
18 яшьтән өлкәнрәк, авырлыгы 55 килограммнан артык булган, донациягә каршы күрсәтмәләре булмаган әлмәтлеләр кан доноры була һәм кемнеңдер гомерен саклап кала ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса