Авыллар Сабантуйга әзерләнә
Халкыбызның милли рухын саклаган төп бәйрәм якынлаша
Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң нәтиҗә ясау, алдынгыларны бүләкләү элек-электән килгән гадәт.
Миллилекне, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрне, гади хезмәт кешесенә булган кадер-хөрмәтне югалтмауда әлеге халыкчан бәйрәмнең әһәмияте чиксез зур.
Быелгы Сабантуй калабызда 8 июньдә, ә авылларда 7 се көнне узачак. Шәһәр Сабантуенда әлмәтлеләр һәм килгән кунаклар өчен мәйданда Марат Яруллин, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячагы билгеле булды.
Нәрсә генә дисәң дә Сабантуй бәйрәм-нәре авыл җирлекләрендә ничектер гадирәк һәм ихласрак үтә кебек. Районның күп кенә торак пунктларында инде онытылып барган кайбер борынгы гореф-гадәтләр әле дә булса саклануы күңелне иркәли. Мисал өчен Габдрахман авылында йортка килен булып төшкән кызлар Сабантуй батырына дип милли бизәкләр белән сөлге чигә. Сабантуйга бер атна кала «Яулык җыю» йоласы да нәкъ менә элеккегечә үтә – милли киемнәр киеп алган егет-кызлар ат җигелгән тарантасларга утырып, гармуннар белән җырлап урам әйләнәләр, капка төпләренә килеп биеп торалар.
Габдрахманлылар Сабантуйга республика-ның танылган эстрада артистларын чакырмаганнар. Мәдәният йорты быел үзенең 75 еллык юбилеен билгеләп уза. Габдрахманның җыр һәм бию коллективлары үзләре дә республика һәм Россия күләмендә танылган йолдызлардан бер дә ким түгел, шуңа күрә дә иҗат төркемнәренең чыгышын авылдашлары гына түгел, кунаклар да бик яратып кабул итәр дип уйлыйбыз. Гадәттәгечә бәйрәмне оештыруда авыл җирлеге, мә-дәният йорты һәм мәр-тәбәле спонсорлар үз өлешләрен керткән. Кама-Исмәгыйль авылы Сабантуена танылган җырчы, композитор Хәмит Мәткәримовны дәшкәннәр, Югары Мактамада композитор, җырчы Зиннур Сафиуллин чыгыш ясаячак. Бишмунча, Яңа Нәдер, Кичүчат һәм башка авылларда да милли бәйрәмне уздыруга әзерлек эшләре бара.
Быел Сабантуй уздырмаучы авыллар да бар. Мисал өчен Новоникольск авыл җирлегендә милли бәйрәмне оештырмаска булганнар.
– Уртага салып сөй-ләшкәннән соң, шундый карарга килдек, - дип аңлатты Новоникольск авыл җирлеге башлыгы Ришат Фазлыев.
Сабантуй – милли бәйрәм, әлеге зур чараны һәрбер авыл җирлеге үз мөмкинлек-ләреннән чыгып уздыра. Ә менә Түбән Мактама бистәсендә исә Сабантуй ел да бик зурлап, киң колач белән оештырылып килә. Шушындый зур, матур, дәрәҗәле бистә өчен шулай кирәктер дә инде ул. Биредә бәйрәмне тиешле югарылыкта уздыру өчен җаен да, юлларын да таба беләләр. Түбәнмактамалылар һәм килгән кунаклар өчен быел мәйданда популяр җырчы Илнар Миранов чыгыш ясаячак икән.
Алда һәркемне кү-ңелле бәйрәм чаралары көтә. Туганнар, дуслар, танышлар белән очрашу мизгелләре дә бүләк итүче милли бәйрәмнәребез шәһәр-дә һәм авылларда кү-ңелле һәм истәлекле булып узсын иде дип кенә теләп каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia