Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә драма театры бинасы артындагы яктылык музыкасы фонтанын реконструкцияләү башланды

Яңартылган фонтанны 1 июньдә эшләтеп җибәрәчәкләр.

Әлмәттә драма театры артындагы скверда урнашкан яктылык музыкасы фонтанын яңарту эшләре башланды.
Яңарту техник җиһазларны комплекслы алмаштыруны, шул исәптән яңа насослар урнаштыруны үз эченә ала. Подрядчылар фонтан касәсен ремонтлап бетергәннәр һәм тышлау плиткасын алыштырганнар инде.
Насослар этаплап урнаштырылачак. Беренче этап 2 июньдә башлана – бу чорда фонтанны монтажлау эшләрен башкару өчен бер атнага вакытлыча сүндерәчәкләр. Насос җиһазларын алыштыруның икенче этабы август аена планлаштырылган һәм шулай ук фонтанның эшен кыска вакытка туктатуны таләп итәчәк.
Эшләр дәвам итүгә карамастан, яңартылган фонтанны беренче тапкыр 1 июньдә – халыкара балаларны яклау көне уңаеннан эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Реконструкцияне тулысынча нефтьчеләр көненә төгәлләргә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса