Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә гуманитар йөк сугышчыларга барып җитте

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен туган җирдән һәр ярдәм дә зур сөенеч, рухландыручы, батырлыкка өндәүче көч тә булып тора.

Бу атнада чираттагы гумконвой махсус хәрби операция зонасындагы 1232, 1234 нче, 430 нчы полкларга исән-сау барып җитеп, гуманитар йөкне хәрбиләргә тапшырып кайтты. Солдатлар ярдәмне туплап, оештырып җибәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән «Мегасети», «Ассоль», «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз», «Пчелки» штабларына, 16 нчы мәктәп коллективына, Тайсуган, Кичүчат, Рус Акташы халкына чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.

Шуны да хәбәр итеп узасы килә, бүгенге көндә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы Луганск балалары өчен гуманитар ярдәм җыюны кабаттан игълан итте. Сабыйларга бар да кирәк. Көнкүреш, гигиена кирәк-яраклары, кием-салым, җәйге аяк киемнәре, азык-төлек, китаплар һәм башка әйберләр бик соралган. «Бердәм булып, балаларга кулыбыздан кил-гәнчә ярдәм итик. Ватанны саклаучыларыбызның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп, көтеп торыйк» – диләр волонтерлар. Алар битараф булмаган, теләктәшлек күрсәтеп гуманитар ярдәм җыюда даими рәвештә үзләреннән өлеш кертеп торучы әлмәтлеләргә рәхмәтләрен юллыйлар.

Без дә аларның теләк-ләренә кушылып, волон-терларның үзләренә һәм барлык фидакарьләргә дә Аллаһы Тәгалә сезне исәнлектән-саулыктан аермасын, дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде, дип әйтәбез.

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса