Йѳрәкләр һәрвакыт ялкынлы
Еллар узып, чорлар үзгәрсә дә, «Һәрвакыт әзер» девизына тугры булган, янып яшәргә һәм яшьнәргә өйрәткән пионер оешмасын бүген күпләр аеруча җылылык белән искә ала
Еллар узып, чорлар үзгәрсә дә, «Һәрвакыт әзер» девизына тугры булган, янып яшәргә һәм яшьнәргә өйрәткән пионер оешмасын бүген күпләр аеруча җылылык белән искә ала
В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән.
Якты хатирәләр белән тарихка кереп калган оешмага быел 103 ел тулды. Безгә, узган гасыр буынына, мәктәптә укыганда кызыл галстук һәм пионер значогы тагып, быргы һәм барабан тавышы астында сборларга җыелып, төрле җәмгыять эшләрендә катнашып, бик актив тормыш белән яшәргә туры килде. Бу оешма чын мәгънәсендә безне туган илгә мәхәббәт һәм хөрмәт белән карарга, патриотик рухта булырга өйрәтте. Пионерлар сафына керү өчен укуда тырыш, төрле чараларда актив булу сорала иде. Советлар Союзы таркалганнан соң да әле бу традицияләрне саклап калу турында карар кабул ителде. Бүген әлеге көнне Балалар иҗтимагый берләшмәләре көне буларак билгеләп узалар.
Татарстан Республикасында пионер оешмалары 1923 елның язында барлыкка килә башлый. Алар Әлмәт җирлегендә дә оештырыла. Биредә төзелгән өч мәктәптә беренче пионер дружиналары оеша. Аларның һәрберсе Герой исемен йөртә. Ел саен 19 май көнне Ленин мәйданында пионер дружиналары, байрак төркемнәре линейкалары һәм слетлары уза. Пионерлар йорты пионерлар һәм октябрятлар белән массакүләм эшләүнең үзәге санала. Әлмәт җирлегендә пионер һәм комсомол хәрәкәтен үстерүгә методистлар чиксез зур өлеш кертеп калдырган. Г.Н. Рыбалкина, Л.И. Волдавина, А.С. Сабирова, Р.Ш. Сафина, И.Б. Киселева, З.И. Иванова, Г.П. Яковлеваларны күпләр хәтерли. Әлмәттә Бөтенсоюз пионерлар оешмасының 65 еллык юбилее уңаеннан үз троллейбусы да булдырылган хәтта. Беренче пассажирлар - пионерлар үзләре һәм аларның остазлары — өлкән пионер вожатыйлары, шулай ук мактаулы кунаклар-партия һәм комсомолның шәһәр комитетлары, халык мәгариф бүлеге хезмәткәрләре. Фронтовиклар Владимир Тюгаев, Михаил Трепалин, Иван Рябокрыс, Владимир Левин, Мәхмүт Гаффаров та чакырылган була тантанага. Троллейбусны йөртү хокукы иң яхшы хезмәткәрләрнең берсе Алик Хәсәнҗановка бирелә. Балалар тантаналы шартларда шәһәр җитәкчелегенә троллейбусны сакларга, чисталык һәм тәртип сакларга, билетсыз йөрүгә юл куймаска вәгъдә бирәләр. Озак еллар пионер троллейбусы әлмәтлеләргә һәм шәһәр кунакларына хезмәт күрсәтә.
2012 елда, пионерия оешмасының 90 еллыгы уңаеннан, Әлмәттә балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә пионерия музеен ачу тантанасы булып узды.
Шуны да әйтеп узарга кирәк, Татарстанда балалар оешмалары яшәүдән беркайчан да туктамады. Пионерлар хәрәкәте юкка чыккач, аңа алмашка «Татарстан варислары» оешмасы барлыкка килде. Заманалар үзгәрсә дә, берлекнең максаты шул килеш - балаларда рухи кыйммәтләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү булып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia