Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Гүзәл Хәбетдинова массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты

Очрашу җылы һәм рәсми булмаган форматта узды.

Узган җомгада район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.


Матбугат хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан оештырылган әлеге чара бик җылы һәм рәсми булмаган форматта үтте.
Гүзәл Хәбетдинова җы-елучыларны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итү, территорияләрне комплекслы үстерү, шәһәрне төзекләндерү һәм киләчәккә планнар турында сөйләш-теләр. Ачык һәм җентекле диалог барышында башкарма комитет җитәкчесе администрациянең төп эш юнәлешләренә тукталды.
Әңгәмәдә МХО катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде. Гүзәл Хәбетдинова үзенең алар янына баргач алган шәхси кичерешләре белән уртаклашты.

- Беләсезме, мин сугышчыларны беренче тапкыр күргәч, аларның һәркайсын кочаклап җылытасым, өйдәге җылы-лыкның әз генә өлешен булса да тапшырасым килде. Аларның күзләрендә, безне күргәч йомшарып киткән йөзләрендә күңел халәтләрен ныграк сизәсең. Без барыбыз да алар алдында бурычлы, - диде ул.
Җитәкченең саф татар әдәби телендә аралаша белүе дә зур шатлык. Чөнки соңгы елларда әлеге мәсьәлә бик аксый иде. Бу шәһәрдәге милли мохитның, мәдәниятның алга китешенә өмет уятты.

Рәфкать Шаһиев

 

 

Хөрмәтле журналистлар, мөхәррирләр,

массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре!

 

Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйм! Сезнең хезмәтегез районыбыз һәм республика үсешенә мөһим өлеш кертә. Сез халыкка актуаль яңалыклардан хәбәрдар булырга һәм хакимият белән җәмгыять арасындагы диалог үсешенә ярдәм итәсез. Җәмгыятьнең объектив мәгълүмат алуы сезнең профессионализмыгызга бәйле, ә журналист сүзе — иҗатка, игелеккә һәм гаделлеккә хезмәт итә.

Хезмәтегез, вакыйгаларны оператив яктыртуыгыз, шулай ук халык ихтыяҗларына игътибарлы булганыгыз өчен рәхмәт. Төгәллек һәм объективлык - сезнең аудиториягә ышаныч нигезе, ә ышаныч – сезнең төп капитал. Кызыклы темалар эзләгәндә илһам сезгә һәрчак юлдаш булсын. Сезгә иҗат уңышлары һәм рәхмәтле укучылар телим!

Гүзәл Хәбетдинова,

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса